Пятница, 26 апреля

Гасырлар аша, еллар аша — Исегездә тотыгыз!

Гасырлар аша,  еллар аша — Исегездә тотыгыз!

Илебезне фашистлардан азат итүдә халыкнын сугышчан батырлыгы һәм хезмәт каһарманлыгы зур роль уйный. Сугыш миллионлаган тормышларны алып китә, миллионлаган талантларны һәлак итә, миллионлаган кеше язмышларын җимерә.

Ислам Россия Федерациясе һәм Чувашия Республикасы өчен традицион дин булып тора. Чувашиядә 40 меңнән артык этник мөселман яши.

Бљек Ватан сугышының авыр йөге бөтен СССР халкына тигез итеп туры килә. Совет мөселманнары сугышның беренче көннәреннән үк үзләренең патриотлыкларын күрсәтәләр. Имамнар сугышның беренче көннәреннән үк мөселманнарны үз илен сакларга өнди башлый.

Хәзерге вакытта күп кенә кешеләр, аерым алганда, яшьләр үз иленең тарихы турында аз белә, ә бит Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының шаһиты елдан-ел кими бара, һәм хәзер аларның хатирәләрен язып алмасаң, алар тарихта лаеклы эзен калдырмыйча, кешеләр белән бергә юкка чыга.

Шул сәбәпле “Вакыт” газетасы битләрендә “Гасырлар аша, еллар аша – исегездә тотыгыз” дип исемләнгән проект тормышка ашырыла. Ел дәвамында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының төп этаплары һәм вакыйгалары, аның яклаучылары һәм аларның батырлыклары белән тирәнрәк танышу өчен  проект эшләнелә.

Әлеге проект укучыларда әхлакый-патриотик сыйфатлар формалаштыру, үз халкына, илебез тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә, хәрби тарих, әдәбият һәм музыка белән кызыксынуны арттыруга, Чувашия Республикасында яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын саклау, милләтара аралашуын һәм иҗатын үстерүгә юнәлтелгән.

 

Сугыш ветераны белән очрашу

Бөек Җиңү кљне алдыннан Урмай урта мәктәбендә сугыш ветераннары белән очрашу үтте.

3б, 2а, 9б сыйныф укучылары бәйрәм концерты әзерләделәр. Бәйрәмгә сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Кызганыч, ветераннар азая бара. Мәктәптә сугыш ветераны Абдрахманов Зиннәтҗан Алиәбәр улы кунакта булды, ул барысын да Җиңү бәйрәме белән котлады.

Укучылар һәм укытучылар, өлкән буын һәм балалар бу көнне һәлак булган сугышчыларны искә алырга һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугыш солдатларына хөрмәт күрсәтергә килделәр.

Мәктәп директоры Фәниз Камалдинов безнең авыл ветераннарын котлады Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Без барыбыз да хәтерлибез, бу Җиңү өчен әти-әниләребез, бабаларыбыз,  әбиләребез  үз гомерләре белән түләгәннәр. Без аларга аяз күк йөзе өчен чиксез рәхмәтле.

Сез безгә бәхетле һәм тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен без сезгә мәңге рәхмәтле булачакбыз. Сугыш ветераннары һәм анда катнашучылар, фронтта һәм тылда Җиңүне якынайтучыларның барысын да  кайгырту — безнең изге бурычыбыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *