Халыклар Дуслыгы йорты

Халыклар Дуслыгы йорты

Чувашиядә  буген 128 милләт вәкиле яши. Республиканың 19 халкыннан торган 36 милли-мәдәни берләшмә эшчәнлеген башкара. Ел саен алар инициативасы белән йөздән артык этномәдәни юнәлештәге чара үткәрелә.

2017 елның ноябрь башында республикада Халыклар Дуслыгы йорты ачылды. Тантаналы чарада хакимият органнары җитәкчеләре, Чувашия халыклары Ассамблеясы Советы – Россия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге рәисе, Чувашия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, депутатлар, мәдәният министры һәм башкалар катнашкан иде.

Тантанада катнашучыларның уртак фикере буенча, ул — чуаш җирендә гасырлар дәвамында яшәгән, аның тарихын, кабатланмас књптљрлелеген һәм матурлыгын тудырган һәм бүген уртак иминлек өчен бергә эшләгән барлык халыкларның бердәмлеге символы.

Чувашия Республикасының иҗтимагый милли оешмалары вәкилләрен бер түбә астында берләштерү идеясе күптән барлыкка килде. «Без 25 ел мондый йорт турында хыялландык, берничә тапкыр республика җитәкчелеге алдында төрле җыелышларда һәм киңәшмәләрдә үз теләкләребезне җиткердек, — дип  сөйләде милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре. — һәм менә, ниһаять, чынга ашты— төбәк территориясендә яшәүче халыкларның уртак мәдәни йорты барлыкка килде! Бу барыбыз өчен дә зур бәйрәм!»

Милли берләшмәләрнең бәйрәмнәрне истә калырлык итәргә тырышулары гаҗәп тә түгел. Халыклар Дуслыгы йорты Чувашия Республикасында милли-мәдәни берләшмәләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча өстәмә чаралар кәрә, этномәдәни берләшмәләрне киңрәе җәлеп итү өчен шартлар тудыру өчен эшли.

Один комментарий

Добавить комментарий для «Словно радуги цвета, мы едины навсегда» («Салават купере сыман без хэрвакыт бердэм») — Каçал ен Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *